ЧАТКЫ и. 1) Тиз арада күренеп калган вак ут бөртеге, очкын. Кинәт бөтен цехны җанландырып, тирә-якка көлтә-көлтә чаткылар сибеп, вагранкадан эрегән чуен ага башлый. М.Хәсәнов. Каршыбызда, тирә-юньгә бихисап чаткылар чәчрәтеп, чытырдый-чытырдый, учак яна. И.Диндаров // Фотога төшергәндә камерадан күренеп алган яктылык. Шунда ук кинога, телевизорга төшереп йөриләр, фоторепортёрларның чаткылары елт-елт кабынып китәләр, иңнәренә сары күн сумка аскан, кулларына микрофон тоткан радиокорлар делегатларның тавышларын язалар. Г.Әпсәләмов 2) Берәр нәрсәдән чагылып ялтырап торган, җемелдәп алган кечкенә яктылык нурлары. Бүген әзрәк суытып җибәргәнгә, кояшлы һавадан вак-вак энҗе кебек ак кар чаткылары коела. Г.Әпсәләмов. Аның нурлары юка боз белән капланган кар өстендә миллионлаган чаткылар уйнатып җемелди, агач ботакларында асылынып торучы озынча боз тамчыларын алтынсу кызгылт төскә манып, күзләрне иркәли. Ф.Хуҗин 3) күч. Хис-кичереш, фикернең чагылышы, кечкенә, зәгыйфь билгеләре. Аның әнә шул сизелер-сизелмәс кенә, әмма карусыз елмаюы күңелемдәге өмет чаткысын тергезеп җибәрде ---. В.Нуруллин. Кечкенәсенең карашында хәтта ниндидер үпкә һәм шелтә чаткылары да бар шикелле иде. В.Имамов 4) Гомумән берәр нәрсәнең беренче, сизелер-сизелмәс башлангыч билгеләре. Бу – аның уенча, югалган матурлык. Безнең буын вәкилләрендә чаткылары гына калган матурлык. Р.Рахман. Хезмәттәшем һәм фикердәшем, үзендә диабет чире чаткылары сизелүгә, катгый диетага утырды. Т.Нәҗмиев |