ЧАТАНЛА’У ф. 1) Аксаклау, титаклау, аксаклап йөрү. Бер кимчелеге бар иде Сафуанның: сул аягына сизелер-сизелмәс кенә чатанлый иде ул. З.Мәхмүди. Бер аягына чак кына чатанлап йөргән чем кара чәчле Ринат дустымны сез беләсез инде. Т.Нурмөхәммәтов 2) күч. Җитешсезлек, кимчелек ясау; хата җибәрү. [Зәйтүнә:] Димәк, болай булып чыга: монысы азрак чатанлады – эштән куыйк, тегесе азрак аксаклады – төрмәгә утыртыйк. Х.Вахит Чатанлый башлау Чатанларга тотыну. Беркөн һич көтмәгәндә аның сивкасы нык итеп аксый, чатанлый башлый. М.Зарипов Чатанлый төшү Бераз чатанлау |