ЧАТАН с. 1. Аягы имгәнгән яки зәгыйфь; аксак. Әллә алгы якка теге кече ызбада яшәүче чатан солдатны гына күчерикме икән? М.Хәсәнов. Күп тә узмас, әлеге чатан көчек тә, әтисе кебек, шушы урман хуҗасы булыр. А.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Имгәнгән, зәгыйфь аяклы кеше. Сеңлесе бер чатанга кияүгә чыккан иде ---. Ф.Садриев. Аяксызын – аяксыз көе, чатанын – чатан көе, чулагын чулак көенчә яраталар. Ф.Җамалетдинова |