ЧАТАК с. сөйл. 1. Начар, кимчелекле. Чөнки миңа, бухгалтерия кешесе буларак, аның чатак эшләре билгеле. Н.Хәсәнов. Шуңа күрә егет тулай торакка яуда җиңүче сыйфатында башын горур тотып түгел, ә кәефе кырылып, төшенке күңел белән, эшләгән чатак эшеннән разый булмыйча, аннан шатлык-куаныч тапмыйча, канәгатьсез кыяфәттә кайтты. Р.Кәрами

2. и. мәгъ. Ялгышлык, туры килмәү; кимчелек; казус. Бүгенге май кичендә мунча искиткеч шәп буласы иде: Мәскәүдән килгән корреспондент белән чатак чыккач, үз-үзен битәрләп йөргән Исламнур бүген үзен күрсәтеп, яхшы атын кире кайтарырга тиеш иде. А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә