ЧАТА и. Чатлы агач, ике тармакка аерылган агач. Кәкре агачтан – кәкерчек, чатлы агачтан – чата. Әйтем. Ул вакыттагы мылтыктан аягөсте торып атканнар, мылтык көпшәсе, атканда, махсус чатлы таяк – чатага терәтелгән. Р.Әхмәтьянов