ЧАТ III кис. сөйл. 1. 1) Бөтенләй, тулысы белән, гел; нәкъ. Чат сеңер, эче тәмле җелек белән тулы сөякне, я әйтегез, кем генә яратмый инде аны?! А.Хәсәнов. Ә үзең тотынгач, моның бер дә үрчеми торган четерекле эш булуы күренде: башта чат үз урынына утыргандай тоелган китекне кире кубарасы, каткан җилемнән чистартасы була. А.Тимергалин

2) Тоташ. Чат мәрмәр дә пыяла гына икән бу залы! Г.Әпсәләмов

2. рәв. мәгъ. 1) Бик нык; гел; тулысы белән. Без белгән бәлшәвичкә дә күн тужуркалы, төс-кыяфәте белән дә Коллонтайга чат охшаган иде. Г.Гомәр. Иртәнге чыкка чыланып, билдән чат су булып, шушы аланга килеп керсәләр – тамаша! А.Хәсәнов

2) Нәкъ, тач. Боерган булса, чат тапкан кешесенә булыр әле. А.Тимергалин

Чат ябышу 1) Берәр кешегә иярү, бәйләнү, тынгылык бирмәү. Ә Розага чат ябышуының сәбәбе башка: кызның ярып әйткән әлеге сүзе мин-минлегенә тигән иде Фәләхнең. В.Нуруллин; 2) Берәр эшкә ныгытып тотыну, берәр нәрсә белән ныклап кызыксыну. Солтанъяр бу кадәресен уйламаган иде: кара син аны, япь-яшь кыз, Степан дустының кызы дингә чат ябышып ята икән. З.Мурсиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә