ЧАТ I и. 1) Ике яки берничә урам яисә юл кисешкән урын. Менә, узып барышлый, чатта гәҗит сатып алдым да бер бик кызыклы игъланга күзем төште. А.Гадел. Туташ белән Декабристлар – Восстание урамнары чатында очраштык. Г.Гомәр 2) Үзара кисешкән сызыклар, турылар; үзәгеннән чыккан тармакларның һәрберсе. Рәсемдәге ике чаты югары карап торган билгене без җир символы дип, чаты аска карап торган әлеге билгене күк символы дип исәплибез. Н.Фәттах. Мәскәүдә --- элекке Симон монастыре урнашкан урында XX гасыр ахырларында ачылган борынгы каберләрне каплап торган таш плитәләргә гадәти тәре түгел, бәлки үзәктәге розеткадан (ул калканга охшаган) аска таба бер туры чат, өскә таба ике кәкре чат сузылган сурәт төшерелгән. А.Тимергалин 3) Япь, тармак. Нәрсәгә кирәктер аңа утынлыктагы тутыккан балталар, чаты сынган сәнәкләр? Ф.Яруллин 4) диал. Берәр предмет, бинаның почмагы. Алып кайканда, буханканың бер чаты кимерелеп бетә, урам буенча чемченеп кайтуы нишләптер бик тәмле була иде. Т.Нурмөхәммәтов ◊ Чат саен Бөтен җирдә; теләсә кайда. «Болгар» оешмасыннан булмаса да, Мәскәүдә күптән түгел генә «Болгар» театрын оештырдым, дип чат саен сөйләгән Гөлфирә бүген дә шушы өстәлләр тирәсендә бөтерелә. Н.Кәримова |