ЧАСТЬ и. рус 1) Берәр корал, җиһаз, механизмның кисәге, детале. Запас частьлар председатель кесәсендә йөрми торгандыр бит, завхоз кулында булырга тиештер ич алар! В.Нуруллин. Ләкин майланган частьларын җыя башлагач, Әлтафи бераз аптырап калды: тегеләй итеп тә, болай итеп тә карады, әмма дәү сәгатьнең нәкъ бер кушуч шестернялары артып кала иде. М.Мәһдиев

2) Гаскәри берәмлек. Чөнки төп хәрби частьлар, штаб, азык-төлек складлары, резервтагы командирлар ашханәсе шунда. М.Шабаев. Задание: авылда нинди часть тора, штаб йорты кайда, таш юлдан нинди техника килә – һәммәсен дә хәтергә алырга. М.Мәһдиев

3) тар. 1917 елгы революциягә кадәр шәһәрнең аерым участогы һәм полиция идарәсе



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә