ЧАРЫЛДА’У ф. 1) Югары, нечкә тавыш белән кискен авазлар чыгару. Кайдадыр күктә каргалар чарылдады. Г.Кутуй. Мәчет манарасы тирәсендә чәүкәләр чарылдап оча. Г.Сабитов 2) Ямьсез, кискен тавыш белән кычкырып сөйләшү, көлү, елау һ.б.ш; чыелдау, чәрелдәү. Аста чарылдап кычкырган бала-чага, хатын-кыз, карт-коры тавышы ишетелеп китә. Р.Сәгъди Чарылдап җибәрү Кисәк чарылдау. Корсагы белән басмага яткан һәм ике кулы белән капчыкка чатырдап ябышкан хәлдә, үзе дә сизмәстән, иләмсез рәвештә чарылдап җибәрде. Ә.Баян Чарылдый башлау Чарылдарга тотыну |