ЧАРША’У-ПӘРДӘ җый. и. Чаршау, пәрдәләр һ.б.ш. кирәк-ярак. Нәҗип яшерен өмет белән кече якка карашын ташласа да, чаршау-пәрдә селкенмәде, чәй янына май-шикәр чыкмады, күпереп торган авыл ипие дә, корт та, төче катлама да, бүтән төрле сагынылган сыйлар да юк иде. А.Гыйләҗев. Күрми күргән чабатасын түргә элгән, дигәндәй, Миңлениса үзе алып килгән чаршау-пәрдәләре белән стена-тәрәзәләрне генә түгел, хәтта өйалды ишегенә кадәр бизәкләде. В.Имамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә