ЧАРШАУЛЫ с. 1) Чаршау белән бүленгән; чаршау эленгән. Ләкин аларны, куркытып, сайлау бара торган мәчет бинасына алып килделәр, кулларына алсу, зәңгәр, ак төстәге кәгазьләр бирделәр һәм, мәҗбүри рәвештә, чаршаулы бүлмәләргә кертеп җибәрделәр. М.Мәһдиев. Үзем дә шушы моңга бирелеп, тыныч кына чаршаулы бишекнең тирбәлүен күзәтеп утырам. М.Садыйков

2) Бөркәнчек ябынган, чадралы. Ул арада тагы берничә чаршаулы (бөркәүле) ханымнар килеп чыкты. Г.Исхакый



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә