ЧАРША’У и. фар. 1) Бүлмәнең йокы урынын, берәр почмагын каплау яки аеру өчен эленгән тукыма пәрдә. Беркөннәрне Мәңгәр Йосыфларның ишек чаршауларын күреп исем китте. Г.Камал. Тәрәзәгә ак пәрдә, уртага өр-яңа яшел чаршау элделәр. Г.Бәширов

2) Ширма. Сакчылар җыелмалы чаршау – ширма алып киләләр. А.Гадел

3) сөйл. Пәрдә (сәхнәдә). Тиздән сәхнә алдына чаршауны аралап, тел бистәсе чыгачак та барча артистлардан чук-чук сәламнәр күндерәчәк. Ә.Баян

4) иск. к. чадра

5) күч. Томан, караңгылык. --- төн чаршавы аны улыннан каплап торды. А.Хәлим

6) күч. Берәр нәрсәдән качу, үз-үзеңне аклау чарасы; сылтау. Менә шул кыргый инстинктны дини яисә идеологик чаршаулар белән капларга омтылу – һәр чорның террорчыларына да хас әйбер. Р.Зәйдулла



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә