ЧА’РТ-ЧОРТ иярт. Утын янганда, чыбык сынганда, чыбык белән берничә кат сыдырганда, махсус төймәләргә катырак басканда һ.б.ш. очракларда чыккан өзек-өзек тавышны белдерә. Фәнис, үгезнең каршысына төшеп, мөгезләренә чыбык белән чарт-чорт бәрде. Ф.Садриев. Чанасындагы тартмадан кечкенә генә касса аппараты тартып чыгарды да, эшлекле кыяфәт белән, чарт-чорт аппарат төймәләренә баса башлады. Ф.Имамов |