ЧАРТЛА’У ф. Чарт итү, чарт иткән тавыш чыгару. Чүриле урыслары хач манган көн кышның иң суык вакыты, йорт бүрәнәләре чартлаган, чишмәләр бозга каткан, иртә туган сарык бәрәннәре абзарда өшегән вакытлар була иде. М.Мәһдиев. Фәргатьнең кулы чартлап стенага бәрелде. Ф.Садриев

Чартлап кую Көтмәгәндә чартлау. Алда кинәт яшен чартлап куйды – Һич тә көтми идем монысын. З.Мансуров

Чартлап тору Даими, әледән-әле чартлау; әле, хәзер чартлау. Үлем хәбәре килгән көннәрдә бүрәнәләр чартлап торган салкын төннәр иде. М.Мәһдиев

Чартлый башлау Чартларга тотыну. Аның тавышы тагын чартлый башлады. М.Мәһдиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә