ЧАРТЛАТУ ф. Чарт иткән тавыш чыгару. Апаларының кызып-кызып тема аңлаткан вакытында, рөхсәт тә сорамыйча, ишектән кергән һәм чартлатып битенә төкергән ир-атны күрүдән балалар телсез калгандай булды. Р.Рахман Чартлатып алу Бер тапкыр чартлату. – Һи-и, сезнең белән авыз чайкап ятарга монда, – дип, Зөлхәбирә сагызын гына бер чартлатып ала иде. М.Мәһдиев |