ЧАРТ I иярт. Агач, сөяк сынганда, утын янганда, каты итеп сукканда һ.б.ш. очракларда чыккан яңгыравык тавышны белдерә. --- агачлар исә һәркаюсы һаваның суыклыгыннан хәбәр бирә: каюсы чарт, каюсы чырт дип кычкырып җибәрә ---. З.Һади. Тынлыкта тик күрше кызы Мәликәнең чарт та чорт сагыз чәйнәве генә ишетелеп торды. Г.Бәширов ◊ Чарт ярып к. чартлатып. Миңнулланың «аңладыгызмы» дип сораганын да көтмичә: – Күптән шушылай чарт ярып әйтеп бирергә кирәгие аны! В.Нуруллин |