ЧАРПЫШУ ф. сөйл. 1) Бәрелешү; бәргәләнү. Авазның беренче дулкыны, урамнарга сыеша алмыйча, авыл өстендә чарпышып барганда, йомшак һаваны тетрәтеп, өндәүченең соңгы сүзләре шыңгырдап куйды. Г.Бәширов 2) күч. Көрәшү; бик нык бәрелешү. Торма монда юк көчең берлән талашып, чарпышып, Өскә чыкты инде хаклык ---. М.Җәлил Чарпыша башлау Чарпышырга тотыну. Һәм чарпыша башладылар шәфкатьсез, чигенүсез. Кайсы җырны кем җырлаган – төшенерсез үзегез ---. С.Баттал |