ЧАРПЫЛЫШУ ф. 1) Бәрелешү

2) Капма-каршы килү. Икесенең күз карашлары чарпылышкан вакытта, Хәлим бу агайның күзләрендә кешене өтеп ала торган дошманлык сизә иде. И.Гази. Фикерләр чарпылышты, икесе дә, немецның хәйләсен төшенергә теләп, үзенең гөманын әйтә иде ---. Х.Камалов

3) Аркылы-торкылы килү, үрелеп, чуалып бетү

Чарпылышып бетү Бик нык чарпылышу. Күгелҗем урман өсләреннән башларын сузган ерак вышкалар, челтәр баганалар, чарпылышып беткән электр чыбыклары аның бөтен барлыгын биләп алдылар. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә