ЧАРЛА’У ф. 1) Кисү коралларын чарда үткенләү. [Пычакның] Йөзе начар иде, үтмәс кебек иде. Казанга кайрарга уйлады, анда бушлык иде. Барыбер чарлар дип, чүлмәкнең читенә берничә тартты. Г.Ибраһимов

2) күч. Тәҗрибәле, акыллы, эш йөртә белгән кешегә әйләндерү; өйрәтү; яхшырту; үзгәртү. Бөкрене кабер генә төзәтә, дигәндәй, аны төрмә дә чарлый алмаган, хәрби хезмәт игәве дә игәп җиткерми, һәр чебеш йомырканы үзе тишеп чыга. С.Поварисов

3) күч. Эшкәртү, камилләштерү; мәгънә, форма, яңгыраш ягыннан төзек, төгәл итү. Юраганы юш килсен өчен, Фәнис күп тырышты: укыды, язды, бертуктаусыз шигъри каләмен чарлады. М.Шабаев. Талантны һәркем үзе үстерә, аны тыелгысыз-ашкынулы, юк, фидакяр хезмәте белән чарлый. М.Хуҗин

4) күч. сөйл. Кыйнау . Мондый хәлдә колакны йолкып кына калмыйлар, күлмәкләребезне, хәтта ыштаннарыбызны салдырып, чыбык белән чарлыйлар. Г.Ибраһимов турында истәлекләр

Чарлап алу Тиз арада чарлау

Чарлап ату Бик тиз чарлау

Чарлап бетерү Яхшылап чарлау; барысын да чарлау

Чарлап җибәрү Бераз чарлау. Аракы минем телне шактый чарлап җибәрде. Урысча акцентым да сизелми башлады. Н.Акмал. Балаларның аналарга карата булган хисләрен менә шулай чарлап җибәрү дә бик кирәктер!.. Р.Баттал

Чарлап җиткерү Тиешле дәрәҗәдә чарлау. – Ук тимәсә, аткан белән кош үлмәс, ди, морза, димәк ки, сөмәкләрегезне чарлап җиткермәгәнсез, фаразан, – дип чеметеп алды Давы бахшы. М.Әмирханов

Чарлап тору Әледән-әле, даими чарлау; әле, хәзер чарлау. Менә бит әле син чарлап торасың... М.Яһудин

Чарлый бару Рәттән чарлау; һаман яхшырак чарлау. Ул беренче адымнарын тыйнак кына башласа да, әмма әсәрдән-әсәргә осталыгын чарлый барып, берсеннән-берсе уңышлырак әсәрләр тудыра. А.Хәйруллина

Чарлый башлау Чарларга тотыну. Ил агасы – олпат әдипләр белән дә, әле яңарак кына каләм чарлый башлаган яшьләр белән дә үз итеп гәп кора, бәхәсләшә, аралаша иде ул. Казан утлары

Чарлый тору Әлегә чарлау; кабат-кабат чарлау. Шулай төзәткәли, чарлый торгач, соңгы басмада бу урын шактый ук җыйнакланды шикелле ---. Г.Бәширов. Җиргә төшкән чыпчыкны эләктерергә тырнак чарлап торганда, чыпчык очып киткәч, мәче баласы ничек караса, Гамил кулындагы дәфтәргә шулай карап калды Гөлүсә. Г.Сабитов

Чарлый төшү Берникадәр чарлау; тагын да чарлау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә