ЧАРЛАНУ ф. 1) төш. юн. к. чарлау. Эш кораллары һәммәсе тәртиптә – җиңел итеп сапланган, шомартылган, чарланган, майланган булыр. Л.Ибраһим-Вәлиди

2) кайт. юн. к. чарлау

3) күч. Тәҗрибәле, белемле, үткен булып китү; остару, шомару. Кызыл Армиядә хезмәт итеп кайткан, дип ишетеп калган идем, димәк, күпме-азмы чарланган егет! Ә.Еники. Фатих матур гына киенә, читтә йөреп чарланган, теле телгә йокмый, ярату сүзләрен сибә генә. Д.Каюмова

4) күч. Төгәл мәгънә белдерә башлау, төзек хәлгә килү; камилләшү (тел, стиль һ.б.ш. тур.). Китап инде автор тарафыннан да кат-кат эшләнгән: чарланган, редакторның таләпчән кулыннан да үткән. М.Шабаев. Һәрбер халыкның гасырлар буе чарланган мәзәкләре бар. Т.Нәҗмиев

Чарлана бару Торган саен ныграк чарлану. Җиңелү дигән нәрсәне белмәгән легендар яугир тормышының иң киеренке мизгелләрен чагылдырган әлеге әсәрләр Европа халыклары күңелендә, телендә чарлана бара һәм берничә гасыр буена яши. Ф.Урманче

Чарлана башлау Чарланырга тотыну. Шуның өстенә, алларында Хәсән торган бу үсмерләр мәдрәсәнең эчке һәм тышкы сәясәтләрен бик яхшы аңлап, шәкертләрнең актив хәрәкәтендә чарлана башлаган чая егетләр булып чыктылар. С.Кудаш

Чарлана килү Электән үк, күптәннән чарлану. Татар халкының тарих түреннән чарлана килгән гореф-гадәтләренә туры килеп бетми торган фәлсәфә! А.Әхмәдуллин. Хәзерге шигъриятебезнең кодрәте, сурәтлелек байлыгы татар поэзиясенең гасырлар дәвамында чарлана килгән төрле чыганакларын үзләштереп, яңача үстерә белүендә. Т.Галиуллин

Чарлана төшү Бераз чарлану; тагын да чарлану. Төрле шәһәрләрдә йөри торгач, Рәзит шактый чарлана төшә. Кызыл таң

Чарланып бетү Бик нык чарлану. Кайдан сүзен таба, концерт-спектакль куеп, тәмам чарланып беткән. З.Мурсиев

Чарланып җитү Кирәк кадәрле чарлану; тиешле дәрәҗәдә чарлану

Чарланып килү Әлегә кадәр чарлану; чарлана башлау. Ул да булса, безнең милли тамырларыбыз халыкның, бигрәк тә авыл кешеләренең гасырлар дәвамында сакланып һәм чарланып килгән гореф-гадәтләренә барып тоташа, – аларга тугрылык сакларга кирәк! А.Әхмәдуллин. Тел – ул буыннан-буынга чарланып килгән рухи байлыгыбыз. Р.Вәлиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә