ЧАРДАК и. фар. 1) Биналарда түбә һәм түшәм арасындагы урын. Һәм чардактагы куышына, ашыгып, мине алмагач төбендә ялгызымны калдырып менеп китте. М.Хуҗин. Озак уйлап тормый, өй түбәсенә – чардакка менгезеп куйдым моны. Н.Кәримова

2) Өйнең яшәү өчен яраклаштырылган шул урыны // Өйнең алгы ягында түбә кыегы белән түшәм арасында ясалган балкон кебек янкорма; мезонин. Әкиятләрдәге тылсымлы тирмә диярсең: сап-сары нарат бүрәнәләр, бизәкләп, челтәрләп эшләнгән тәрәзә рамнары, икенче катта – челтәрле чардак, өй түбәсендә чит-читләре бизәкләп киселгән кызыл калай. Ф.Бәйрәмова

3) күч. сөйл. Баш; акыл. Чардагы эшли



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә