ЧАРАСЫЗ с. 1. 1) Мөмкинлеге булмаган, чара тапмаган. --- Козьма байтак айлар буе кенәз хатыны Байгөлгә гашыйк, һәм кайчандыр, җан атып, Андрей ягына күчкән пәһлеван хәзер үзен чарасыз бер әсир шикелле тоя иде. В.Имамов. Ул, күз алдында кечерәеп калган чарасыз мәхлук булып, калтыранып басып торуын белде. М.Кәбиров

2) Чарасын табып булмаган. Тынгысыз җаны үзенә урын эзли торгач, өермә кебек бөтереп, чарасыз сагышлар канатында туган туфрагыннан кубарып, әллә кайларга алып китте... Р.Хәбибуллина. Ничек кенә коткарырга бу бичараны мондый чарасыз афәттән? Н.Сәйяр

2. рәв. мәгъ. Ихтыярсыз, теләсә-теләмәсә дә, ничарадан бичара. Чарасыз керергә мәҗбүр булды Гөлмәрьям. Ф.Абдуллин. Исләргә төшәсең, Үзәкне өзәсең, Күзләрем чарасыз дымлана... Г.Каюмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә