ЧАРА I и. фар. 1) Мөмкинлек; юл; чыгу юлы; котылу юлы. Каршылык яки тәкәбберлек күрсәтү эшне генә бозачак, буйсынмыйча чара юк иде. В.Имамов. Башка чарам булмагач, аларга ияреп, чирек сәгать эчендә бөтен шәһәрне айкап чыктым. А.Тимергалин

2) Берәр максатка ирешү өчен кулланыла торган эш-хәрәкәт, алымнар җыелмасы. Шуңа күрә шәһәр белән авыл аермасын бетерү чараларын без инде күңелдән беләбез. В.Нуруллин . Әйт инде шул чараны, анакай бикә, җанымны өзсәм өзәм, мин ул чараны башкарып чыгачакмын, улымны тормышка кайтарачакмын! Г.Гыйльманов // Кемгә дә булса тәэсир итү өчен эшләнгән гамәлләр. Этә-ега, дәртләндерә стимул дигән чара ---. Г.Афзал

3) Эш-хәрәкәт башкару, берәр эшчәнлек алып бару, фикерне җиткерү өчен хезмәт итә торган корал, арадашчы. Туган тел кешенең һәм халыкның рухи табигатенең асылын тәшкил итә һәм кешене тәрбияләүдә, белемле итүдә иң көчле чара булып тора. А.Тимергалин. Сөйләмнең телдән башка аралашу чаралары да – әнә шундый махсус өйрәнерлек. Р.Абдуллина

4) Берәр максат белән үткәрелә торган җыен, җыелыш, бәйрәм һ.б. Тыйнаклыкка килгәндә, шагыйрь төрле очрашуларга атлыгып тормый, рәсми чараларда алга сикереп чыкмый иде. Г.Гомәр. Авылда бәйрәмнәр, культура чаралары уздырыламы? З.Хәким

Чара күрү 1) Максатка ирешү өчен берәр эш-гамәл кылу, юлын эзләү. Газинур да тиешле чараларны күрә тора. А.Хәсәнов. Хуҗа карчык Азатның кем икәнлеген бик яхшы аңлый һәм малайны хакимиятләрдән саклау өчен чарасын күрә башлый. А.Тимергалин; 2) Ярамаган, тиешле булмаган эш өчен җәза бирү. Нечкәбил, киңәш бир, бу каракларга ни чара күрергә? А.Гадел. Чара кылу ялг. к. чара күрү. Ул егеткә берәр чара кылырга кирәк... Г.Каюмов. Чарасына керешү Максатка ирешү юлларын эзләү. Эш шунда: Зариф абыйсы аны теге Гамбәр туташ белән таныштыру чарасына чынлап торып керешкән икән. Ә.Еники. Шулай да чарасына керешкәч, вөҗүдкә чыкмый калмый инде. Г.Әпсәләмов. Чарасына керү к. чарасына керешү . Чарасына керми булмый, иптәшләр. Н.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә