ЧАР I и. фар. Кискеч коралларны үткенләү өчен, таш яки комкайрак түгәрәк яки әйләндерерлек итеп беркетелгән шундый түгәрәге булган җайланма. Хәзер алар тәрәзә яңакларына тотыначаклар – димәк, аркылы балта да кирәк булачак, ә анысын, көйләү генә түгел, чарга ук тотып аласы бар; наструк тимерләренә ике көн инде кайрак, беләү тигәне юк. Х.Сарьян. Малаеның кулы эшкә ятуын күреп, әтисе үзе үк бирегә верстак, тиски, электр чары ише нәрсәләр кертеп тутырды. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә