ЧАПЫРДА’У ф. Баткактан, судан, пычрактан барганда, каты яки сулы өслеккә югарыдан су агып төшкәндә һ.б. кайбер эш-хәрәкәт башкарганда барлыкка килгән тавышны белдерә. Егетләрнең үз өлешен алган һәркайсы башкаларны көтмичә үк ашарга ябышты – Чулман суында чапырдап, карыннары бик нык ачкан иде. К.Кәримов. Аның кулында булган ниндидер әйбердән идәнгә чапырдап су ага иде. Безнең гәҗит

Чапырдап алу Бераз чапырдау

Чапырдап кую Кинәт чапырдау; бер тапкыр чапырдау. Почмактагы чиләктә су чапырдап куйды. З.Хөснияр

Чапырдый башлау Чапырдарга тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә