ЧАПЫЛДА’У ф. 1) Телне аңкауга тидереп алганда, берәр нәрсә суырганда яңгыравык аваз чыгу. --- биек, якты өй эчендә берьюлы меңләгән авызлар чапылдады, итләр чәйнәлде, алтын, көмеш табакларга тиеп, сөякләр, пычаклар, кашыклар шакылдады. Н.Фәттах 2) Су ярга, җиргә, башка нәрсәгә бәрелеп яки суга сикерүдән, җиңелчәрәк тиеп китүдән яңгыравык аваз чыгу. Аяклары астында йомшак мүк тибрәнде, кайчак су чапылдады. Г.Әпсәләмов. Камыллар эченнән нәрсәдер чапылдап суга сикерде дә уртага таба йөзеп китте. Ф.Садриев 3) Су тамчысы яки юеш әйбер каты өслеккә төшеп, яңгыравык тавыш чыгу. Шундый тын, хәтта бакча түрендә берничә баш умарта оясының гөжләве белән юеш чиләктән тамган эре тамчыларның чапылдап төшүе генә кайдадыр аста – кое тирәнлегеннән аермачык булып ишетелә иде. М.Хәсәнов. Юеш чалбарым белән, чапылдап, вак ташлар өстенә тезләндем. Ф.Шәфигуллин 4) Балта белән чи агачны чапканда, юнганда яңгыравык тавыш чыгу. Тарих мең дә җиде йөз дә фәләненче елларда урман арасында моңача кеше заты аяк басмаган аланда эш кызды: пычкылар чыңлады, балталар чапылдады. З.Мурсиев Чапылдый башлау Чапылдарга тотыну. Сутлы балчык измәсенә су саласың-саласың, ул аны үзенә сеңдерә, эчә генә, эчеп туйгач, чапылдый башлый. Р.Мирхәйдәров. Атлый торгач, аяк астымда су чапылдый башлады. Бөгелмә авазы Чапылдый бирү Бернигә карамый чапылдау Чапылдап алу Бер тапкыр чапылдау; бераз чапылдау. Һични күренми, һични селкенми, су салкыны да сизелми, бары ишкәкләрнең тигез-салмак чапылдап алуы гына ишетелә иде. Ә.Еники. Тонык кына диңгез шаулавы ишетелә, дулкыннарның ярга ишелеп килүе һәм, бер кат чапылдап алганнан соң, тынычланып кире тәгәрәве тәнеңдәге айлар буе җыйналган бөтен киеренкелекне юып җибәрә. Т.Әйди Чапылдап китү Кинәт чапылдау Чапылдап кую Көтмәгәндә яисә бер-ике тапкыр чапылдау Чапылдап тору Әледән-әле яки туктаусыз чапылдау, әле, хәзер чапылдау. Аяк астында окоп төбендәге су һәрчак чапылдап тора. З.Зәйнуллин Чапылдап яту сөйл. к. чапылдап тору. Соң килсәк тә, Мәдинә белән Разил түзмәде, сөлгеләрен иңнәренә салып, асфальт юлның аргы ягында гына чапылдап яткан диңгезгә су керергә йөгерделәр. Т.Әйди |