ЧАПЫЛДАТУ ф. 1) Иреннәрне, аңкауны суырып, авызны кинәт ачып-ябып яңгыравык тавыш чыгару . Чапылдатмый ашасаң, тәме, ләззәте булмый аның. К.Тинчурин. Ә Матильда килештерде: күзләрен йомып, шул өч тамчы нәрсәне төймәдәй борыны тирәсендә йөртеп иснәгән булды, алсу телен тигезеп, иреннәрен чапылдатты, ах-ух килде. К.Кара 2) Суга уч белән сугып, берәр әйбер бәреп, судан барып яки учка учны сугып яңгыравык тавыш чыгару. Ул, ялан тәпиләре белән суны чапылдатып, иң кырыйдан атлый. Г.Әпсәләмов. Ошбу кит балыклары койрыкларын чапылдатканда, диңгездә зилзилә давылы куба, җирләр тетри, күкләр селкенә, дип әйтә голәмалар. Г.Афзал Чапылдата башлау Чапылдатырга тотыну. Башта бала һични аңламый йөзен чытты, аннары авызын мәзәк итеп чапылдата башлады. М.Хәбибуллин. Башын калкытуга, капланган көймәгә тотынып, аякларын алмаш-тилмәш чапылдата башлады. И.Сирматов Чапылдата бирү Бернигә карамый чапылдату Чапылдатып алу Бер-ике тапкыр, беркавым чапылдату. Мәрьям, өне алынырлык сүз ишеткән сыман, кулларын чапылдатып алды. М.Хәсәнов. Шәүкәт, сабый бала сыман, иренен чапылдатып алды. Р.Бәшәр Чапылдатып кую Көтмәгәндә чапылдату; әллә нигә бер, бер тапкыр чапылдатып алу. Боларны сөйләгәндә, Салих авызларын чапылдатып куя, әллә ниткән безгә аңлашылып җитмәгән ымлыклар чыгара. Н.Әхмәдиев. Мыгырдау белән ыңгырашу арасында булган тавышын чыгарып, Изаел, ике кулын да яңагы астына тыгып, авызын чапылдатып куя. Р.Гаязетдин Чапылдатып тору Әледән-әле чапылдату; әле, хәзер чапылдату. [Габдулла] Шактый мәлне сүзләр оештыра алмый авызын чапылдатып торды. А.Вергазов |