ЧА’П-ЧОП иярт. Чапылдатып ашаганда, яланаяк каты өслектән яисә артсыз аяк киеме белән йөргәндә, су ярларга бәрелгәндә, үбешкәндә һ.б.ш. очракларда чыккан тавышны белдерә. Җилле көннәрдә ул су ярларына чап-чоп бәрелеп утыра, су өсләрендә төнбоек, яр кырыйларында серле, куркыныч камышлыклар... М.Мәһдиев. Ашап туймаган бурзай төсле, өстәл янында иреннәреңне ялама, авызыңны чап-чоп чапылдатма. А.Хәсәнов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә