ЧА’П-ЧАП иярт. Мунчада чабынганда, яланаяк ташка, сулы җиргә басып барганда, ялан тәнгә кул, сыгылмалы нәрсәләр белән берничә кат сукканда чыккан тавышны белдерә. Буаның бу ягыннан ук чап-чап чабынганы ишетелә иде. Г.Исхакый. Җир баласы идем, чап-чап басып Яланаяк йөгереп йөргәндә, Җиргә якын, туфракка үз идем, Салмак атлап сабан сөргәндә. Ш.Галиев |