ЧАПТЫРУ III ф. Көчле агым белән агу, ургылу; зур басым астында берәр төрле сыеклык сиптерү, агызу. Абыйны да күрермен, шул уңайдан туган авылга кереп, кардәш-ыруның хәлен белеп, үзебезнең чаптырып ага торган чишмә суыннан кайнаган чәйне дә эчәрмен, мәйтәм. Ф.Хөсни. Көпшә [ярага] керүгә үк, сыеклык чаптырып бәреп чыкты. Р.Батулла

Чаптыра башлау Чаптырырга тотыну

Чаптырып җибәрү Кинәт чаптыру. – И җаным, и җаным, и җа-ны-ым! – дип өзгәләнә бабакаем. Шактый шулай өтәләнгәннән соң, чаптырып җибәргән тавыш ишетелде ---. Т.Нәҗмиев

Чаптырып тору Әле, хәзер чаптыру; даими, әледән-әле чаптыру



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә