ЧАПТЫРУ I ф. 1) йөкл. юн. к. чабу II. Ат чаптырып, адәм көрәштереп, әллә ничаклы бүләкләр өләштеләр. Г.Ибраһимов. Матаен туп-туры сезгә чаптыра бит. А.Гыйләҗев

2) Атны куалап тизләтү. Атлар безне килгән юлыбыздан кирегә – Иделгә таба чаптырып алып киттеләр. Г.Рәхим. Кәҗә башы урамыннан, тегермән ягыннан, кушаяклап атын чаптырып, берәү килә иде. А.Гыйләҗев

3) Бик тиз хәрәкәт итү; бик тиз бару. Бүген минем гел чабасым, чаптырасым гына килә, атлап йөрүне бөтенләй оныттым. Г.Ибраһимов

Чаптыра башлау Чаптырырга тотыну. Алар, атларына атланып, эшлекле төстә дәррәү кузгалдылар һәм, кышлакны чыкканчы ук, камчыларын болгый-болгый юртакларын чаптыра башлап, тиздән тузан болыты эчендә күздән югалдылар. Т.Әйди. Дөрес, әүвәл – бер, соңрак ике-өч чакрым арага җан-фәрман чаптыра башлагач, Могикан кинәт кенә кырысланып, җитдиләнеп китте. В.Имамов

Чаптыра бирү Бернигә карамый чаптыру. Тит боланнарны шул ук тизлек белән чаптыра биреп, озын колгасы белән әле уңга, әле сулга таба юл күрсәтә-күрсәтә, аларны куаклыклар арасыннан уздырды. Н.Ихсанов. Качып баручылар, ат өстендә килеш кенә, җиңелчә итеп фарыз вә сөннәтне үтәделәр дә әле сүнеп бетмәгән Казык йолдызына таба төбәп чаптыра бирделәр. Ф.Яхин

Чаптыра тору Әлегә чаптыру. Шаяртып тагын да өстәде: – «Җигүли» җигүле атыбыз чаптыра торсын! Ф.Яхин

Чаптыра төшү Тагын да чаптыру. Берничә минутлар шулай баргач, абый миңа: – Атны чаптыра төш! – диде. Ф.Әмирхан

Чаптырып алу Бераз чаптыру. Ерак юлга чыккач, атка бер минут та йомшаклык күрсәтергә ярамый. Кирәк чакта йөгерт. Чаптырып та ал. С.Поварисов

Чаптырып китү Кисәк чаптыра башлау. Менә ул арканны кисәк кенә тартып куйган, өске дөньядагы күл читендә басып торган ат, хуҗасын тыңлап, чаптырып та киткән. Г.Гыйльманов. Инде пар атка тулы куәт биреп, чаптырып китәм дип торганда... С.Поварисов

Чаптырып тору Даими, кат-кат чаптыру. Өлкән сыйныфтагылар бала-чаганы кибеткә дә, башка кирәк-яракка да чаптырып кына тордылар. З.Мәхмүди



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә