ЧАПТАР с. монг. 1. 1) Җирән яки көрән гәүдәле, озын ялы һәм койрыгы аксыл, чал, аксыл сары булган (ат төсе тур); русчасы: игреневый. Минем чаптар алашаны, шәт, онытмагансыңдыр, ә? А.Гыйләҗев. Әтиеңә чаптар җурга алып бирермен, Ачуланса, җырак җуллар күрсәтермен. Г.Макаров 2) ялг. Тиз чаба торган, чапкыр. Җил дә куып тота алмаслык чаптар атка атланган егет урлап китсен әле үзеңне, уен эшмени!.. М.Хәсәнов 2. и. мәгъ. Шундый төстәге ат. Сөю атлы чая Ак яллы чаптарың Аранда күптәннән, Күптәннән – яралы. Г.Морат |