ЧАПКЫЧ и. 1. Печән, иген һ.б.ш.ны чабу машинасы. Колхозга, Бәләбәйнең үзенә тикле барып, атларга җигеп йөри торган ике төрле чапкыч кайтардылар. В.Имамов. Соң, тимер сабаным, чапкычым бар. З.Мурсиев // Уру-чабу машиналарының чапкыч механизмы. Өчәүләшеп басуга барып җитсәләр, комбайн бодай ура, ә ул тагын ике тапкыр сикерсә – ялгыз көнбагыш чапкыч авызына эләгә иде. Н.Гыйматдинова 2. с. мәгъ. Чабу җайланмасы булган; чабу өчен хезмәт итә торган. Механизаторлар комбайннарын, чапкыч җайланмаларын көйләп куйганнар. М.Зарипов |