ЧАПКЫР с. 1. 1) Яхшы чаба торган, йөгерек. Тайтулак юлга чыкмавына үпкәләде бугай, йомшак, елак кешнәде, чапкыр атның әлегә камыт-ыңгырчакны тоеп караганы юк, аңа чуклы ияр килешә, ияргә күнекте ул. М.Хуҗин. Бәйгеләрдә чапкыр аты белән алда килгәне өченме, әллә орышларда дошманына кылыч белән хәтәр чапканы өченме – билгесез. Р.Батулла 2) күч. Тиз үтә торган, ашыгыч. Чапкыр тормыш 2. и. мәгъ. Йөгерек ат. Түземсезләнеп авызлык чәйнәп ярсыган яшь чапкырлар, тезгеннәре бушауга, үзләре кебек үк яшь җайдакларны бер ыргымда дошман сафлары арасына алып кереп тә киттеләр. Ф.Латыйфи |