ЧАПКЫН и. 1. 1) Ашыгыч хәбәр, йомыш белән җибәрелгән кеше. Глеб юллаган гаярь чапкын килде ---. В.Имамов. Шулкадәр ышанычсыз яугирне дошман өненә чапкын итеп җибәрәләрме? З.Мәхмүди 2) Йөгерек ат. Юк, дип башын чайкап уйлануында булды Бәйрәмхан, инде аңа көчем җитмәячәк, аннары, әти әйткәндәй, ишәкне колагын кисеп кенә чапкын итеп булмый. М.Хуҗин 3) Баскын, талау сугышы. Алмыш ханның иң яхшы атлары шушында. Чапкын өчен, яу өчен симертелә. Н.Фәттах 2. с. мәгъ. 1) Йөгерек. Иске ысул – чапкын атлар белән, бер-ике сәгать эчендә бөтен Идел буена үлү хәбәре таратылган ---. Г.Исхакый. Чапкын атларның биле чыдамый шул инде хәзер безгә. М.Маликова 2) күч. Ашкынып торган. Тик нишләтим чапкын йөрәгемне? – Уйлап тормый, һаман ашыга. Р.Зәкуан 3) күч. Тиз үтә торган. Бу чапкын елларга Нинди җыр җырларга, – Моң белән йөрәкләр яралы. Г.Афзал |