ЧАПАЛАК и. сөйл. 1) Уч төбе белән яңакка сугу. Чапалак бирү

2) Сапка утыртылган резиннан гыйбарәт чебен үтерү коралы; шапалак. --- клеёнка кисәге бар иде, аннан укытучы Рәүф абый чебен үтерергә чапалак ясаган икән. Н.Сабиров. Алар чапалак тотып озынборын куып йөри. Р.Рахман

3) Артсыз җиңел аяк киеме . – Менә бүлнистән генә чыктым әле, – дип, ул аягындагы «Б» хәрефе сугылган --- чапалакларына ымлады. Г.Гомәр

4) күч. Берәр кешегә карата ясалган бик зур начарлык



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә