ЧАҢГЫЧЫ и. Чаңгы(да) шуучы. Бу оста чаңгычының урман белән таныш булган кыю бер кыз икәнен күрү кыен түгел иде. Г.Әпсәләмов. Көчле чаңгычы походта зур табыш бит ул. А.Хәсәнов // Чаңгы спорты белән шөгыльләнүче. Ул тәрбияләгән чаңгычылар зона һәм республика ярышларында нәтиҗәле чыгыш ясыйлар. Г.Мөхәммәтшин // Чаңгылы гаскәргә караган хәрби. Безнең полктан тыш биредә тагын парашютчылар бригадасы, генерал Беловның гвардейский атлы корпусы һәм чаңгычылар отрядлары хәрәкәт итәләр. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә