ЧАҢГЫ-РО’ЛЛЕР и. спорт Кечкенә тәгәрмәчләргә – роликларга утыртылган кыска чаңгылардан гыйбарәт спорт инвентаре. Хәзер теләгәннәр шарлавыклы буаның бер башыннан икенчесенә кадәр, ягъни шәһәр күленнән Бигәшкә кадәр араны җәяүләп яки велосипедта, роликта, хәтта чаңгы-роллерларда үтә ала. Әлмәт таңнары. Республиканың иң көчле чаңгычы узышчылары чаңгы-роллерларда ярышта һәм кросста катнаштылар. Ютазы таңы |