ЧАҢГЫРАК и. 1) Тирмә каркасының иң югары өлешендә уыклар кидерү өчен тишекләре булган коршау формасындагы детале. Чаңгырагы киртештән, Увыгы бар көмештән, Бусагасын бурлаткан, Кирәгәсен сырлаткан Утауга килде Идегәй. Дастан. Алдан, пар үркәчнең ике ягына йон арканнар белән урап бәйләнгән киез өй кормалары, кирәгәләр, киезләр, уклар, чаңгыраклар һәм башка йөкләрен акрын гына тирбәлдереп, дөяләр атлады. И.Салахов

2) иск. Коршау; тугым. Төңгер чаңгырагы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә