ЧАҢГЫЛДА’У ф. 1) Металлга металл көчле бәрелгәндә чыккан тавышларны белдерә. Үзе чакы-чокы килер, семафорлар алдында абзардан чыккан нәсел айгырыннан яман тавыш белән акырыр, туктаганда буферларын имансыз рәвештә бәргәләп, йөрәгеңне өшетерлек итеп чаңгылдар ---. Казан утлары 2) Кайбер кошларның көчле әче тавыш белән кискен кычкыруын белдерә. Йөрәгенә сыймаган шатлык, матурлыкка манчылган бу сөенеч, егет күкрәген ярып чыгып, җыр булып баягы кыяларга бәрелгән, нур булып бөркетләр чаңгылдаган күккә ашкан ---. Т.Гарипова 3) Артык кычкырып яки ачуланып ризасызлык белдереп сөйләү Чаңгылдап кую Кинәт чаңгылдау. Сирай абыйның исә казлар арасындагы ата каздай чаңгылдап куюлары бер кешегә ошап бетми. Т.Нурмөхәммәтов |