ЧАҢГЫ I и. 1) Кешегә карда, кайчакта су өстендә хәрәкәтләнү өчен, алгы очлары бераз күтәрелеп торган тар яссы агач яисә пластик табан(нар). Аучы Мозаффар абзый кылдан ясалган петляләрен рәтләде, капкыннарын җайлады, җилкәсенә ике көпшәле мылтыгын салды да яңа яуган кырпак кар битенә чаңгысы белән эз калдырып китте. А.Алиш. Без кайтып килгәндә, Низам бабайлар тавы чуп-чуар: малайлар-кызлар кайсы чана, кайсы чаңгы, кайберләре хәтта бәлеш табаларына утырып, чыр-чу килеп тау шуалар иде. В.Нуруллин 2) Махсус транспорт, җайланмалар кар яисә су өстеннән хәрәкәтләнү өчен пластик яисә металл табан(нар). Җәй катерга тагылып су чаңгысында йөрергә, кыш балыкчы кирәк-яраклары, каргизәр биреп торырга мөмкин. З.Мурсиев. Очкыч кызулап селкенә-селкенә барды да, бермәлне шул селкенүе бетеп куйды, димәк, чаңгылар җирдән аерылды. З.Мурсиев з) Карда шуу өчен ясалган яссы табаннардан гыйбарәт спорт инвентаренда төрлечә ярышудан (спринт, эстафета, скиатлон, тау чаңгысы һ.б.ш.дан) торган кышкы спорт төрләренең берсе. Мәктәп елларында ук бөтен күңеле белән спортка гашыйк кыз училищеда уку елларында район, республика ярышларында катнаша, призлы урыннарны ала, чаңгы буенча республика чемпионы була. Г.Мөхәммәтшин. Алтынчы көнне медальләр тау чаңгысында гына уйнатылды. Кызыл таң |