ЧАҢ II и. 1) Металлдан (бакыр яки аның эретмәсеннән) конус рәвешендә коеп ясалган, эчендә асылган теле, стенасына бәрелеп, яңгыравыклы тавыш чыгара торган зур кыңгырау. Бәлки, чаңны поп кактырмый торгандыр, бәлки, үз белдеге белән пономарь кага торгандыр?.. Г.Бәширов. Кизү торучы Мәдинә түти, каравыл өендәге тукмаклы сәгатьтән вакытны карап, сәгать саен каланчага күтәрелеп чаң суга. Ә.Моталлапов

2) Сигнал бирү өчен кыңгырау урынына асылган тимер кисәге. Эшкә чакырып, кырда чаң кактылар. М.Җәлил

3) Шуларның тавышы. Тоткыннарның йөрәген өшетә торган, нервларын өзелердәй итеп какшата, акылны томалый торган чаң! И.Салахов. Наиләнең зәһәр тавышы, Нәҗипнең колагында чиркәү чаңы гүләгән сыман, «бу-бу-бу!» ишетелеп торды. А.Гыйләҗев

Чаң кагу 1) Халыкның игътибарын җәлеп итү. Бу хакта әйтү генә аз, бөтен авылга чаң кагарга кирәк. Ф.Яруллин; 2) Барлык кешегә сөйләп йөрү, күпләргә җиткерү. Иң нык уйландыра һәм чаң кага торган әйберләр – шушылар кебек. А.Тимергалин. Чаң сугу к. чаң кагу. Милициягә тапшырырдай эш килеп чыгармы анда, шәһәр җитәкчеләре каршында чаң сугардай булырмы – анысын күз күрер. В.Имамов. Җитмеш ел элгәре урманнарны тураклаганда чаң сугарга иде, Ләйлә! Н.Гыйматдинова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә