ЧАНДЫРЛАНУ ф. Ябыгу, чандырга әйләнү. Түгәрәк гәүдәсе үсмер малайларныкы кебек кечерәйде, чандырланды. Ф.Яруллин
Чандырланып китү Кинәт чандырлану. Сиринә үзе белмәсә дә, колхоз эшенә йөри башлагач, бераз тартылып, чандырланып китте. Ф.Яхин