ЧАНДЫР с. Ябык, мускул тукымалары майсыз булган, какча. Иң элек Толстый Назимовны уртачадан озынрак буйлы, чандыр гәүдәле, чандыр йөзле, киң калку маңгайлы, егерме биш-егерме җиде яшьләрдәге бер кеше алдына алып килде. Г.Әпсәләмов. Электән дә кечкенә һәм чандыр гәүдәле әнисе хәзер тәмам корышып, кибеп калган. В.Имамов // Ябык гәүдәле. Аннары килеп, син дә бит ул чакта хәзерге шикелле пешкән алмадай чибәр түгел, чандыр гына, оялчан гына бер кызчык идең. В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә