ЧАНАЧЫ и. сөйл. 1) Чана ясаучы кеше, чана остасы. Шулай дулаган да икенче – телсезрәк чаначыдан тегенең күз алдында кыйммәтрәк бәягә чана сатып алган. М.Мәһдиев 2) иск. Забойдан күмер ташучы эшче . Чубай, --- чананы күрсәтеп, шуңа чапкан күмерне төяп, чаначыларның, тартып, вагоннарга илтүләрен, үзенең Николай заманында кребларга асыла-асыла, елап, чана тартуларын сөйләп китте. Һ.Такташ 3) спорт Чана спорты белән шөгыльләнүче спортчы . Биатлончылар, хоккейчылар, фигуралы шуучылар, шорт-трекчылар, чаначылар һәм кёрлинг уенчылары әнә шундый карар кабул иткән. Ватаным Татарстан |