ЧАНА и. 1) Ике табанга утыртылган, ат җигеп яисә трактор яки башка төрле ысул белән йөк ташу яки кешеләр йөртү өчен җайланма. Җирән бия шактый көр булса да, чананы авыр тарта, уйсу урыннарда гына түгел, кашлакта да тирән кар ята. А.Гыйләҗев. «Әйе-е... йомыкый дип йөргән малаебыз безне утыз-кырык тапкыр уздырган лабаса», – дип телен шартлатты ул, электромоторлы чанага, автомат рәвештә тавыкларга бодай һәм су бирә торган җайланмага, бәрәңгене сортларга аеру машинасына һәм шуның ише бихисап механизмнарга карап. А.Гыймадиев 2) Балаларны утыртып йөрү, таудан шуып уйнау яки кечерәк йөкләр тарту өчен ике табанлы җайланма. Аны быел кыш таудан чана шуганда баганага бәрелеп сындырган иде ул. А.Хәлим. Менә балаларга тагын бер чана алдым. А.Гыйләҗев 3) к. карга сөяк. Гали мулла, казның чана сөяген кимергән килеш: «Шәһәрнең сезнең кебек акыллы кешеләре нәрсә уйлыйлар соң?» – диде. Ш.Камал 4) спорт. Улак формасындагы махсус бормалы, бозлы трассада зур тизлек белән төшү өчен табанлы спорт инвентаре; боб. Иванны инвалид иткән бобслей чаналары ярышында бәхетсезлек очраклары еш булып тора. Шәһри Казан ◊ Чана чукмары Арттан калмый тагылып йөрүче кеше |