ЧАМАСЫЗ с. 1. Чиктән ашкан, чамадан чыккан, бик күп; бик зур. Рәшат, ымсынып, кыздан ягымлы сүз, теләктәшлек көтә иде, ә Луизаның күзләрендә чамасыз ачу гына кайный иде. А.Гыйләҗев. Мин исән чагында тарихта үземне булдыру түгел, анда милләтне булдыру өчен көрәштем һәм чамасыз кан һәм көч түктем. А.Хәлим 2. рәв. мәгъ. Чамадан чыгып, кирәгеннән артык; чаманы белмичә. Көн нык ук кичкә авышса да, чамасыз кыздыра, алҗыта. А.Гыйләҗев 3. кис. мәгъ. Үтә, бик, искиткеч. Шундый ягымлы, уңган ата-анадан нигә киребеткән, үҗәт, чамасыз шук балалар туа икән? А.Гыйләҗев. Алланың кодрәте чамасыз киң, аны берәү дә белми. А.Гадел |