ЧАМАСЫ бәйл. 1) Берәр нәрсәнең якынча зурлыгын, микъдарын, озынлыгын һ.б.ш.ны белдерә; тирәсендә, тирәсе. Соңгы елларда безнең шәһәрдә ел саен егерме өч, егерме биш мең чамасы бала туып тора. В.Имамов 2) Вакытны, вакытның дәвамлылыгын, яшьне якынча белдерә. Профессор, зиһенен туплап, бер минут чамасы эндәшми торды, күзлеген бер урыннан алып икенче урынга куйды. Г.Әпсәләмов. Урманда шалаш корып, төн кунып, ике атналар чамасы шул печәнне сакладык. А.Хәсәнов 3) Әйләнәсендә, тирәсендә. --- бу чуалчык җинаятьнең җепләре Салахиев белән Ивановка да барып тоташа икән --- дигән гайбәтләр байтактан бирле телләрдә йөрсә дә, болар шул имеш-мимеш чамасыннан үтә алмаганнар иде. Г.Ибраһимов |