ЧАМАЛЫ рәв. 1. 1) Кирәк кадәр, билгеле бер таләпләргә туры килгән кадәр. Чамалы гына булганда сентиментальносте да ярый ул, минемчә. Г.Әпсәләмов 2) Чикле, җитәрлек түгел. Хәзер алар кирәгенә тотылырга да чамалы калган иде. Г.Ибраһимов. Урысчасы да чамалы булгач, ул беразга югалып калды. А.Хәлим. Ә мактанчык кешедә зирәклек чамалырак була – моны барыбыз да беләбез... Г.Гыйльманов 3) Аз, кечкенә. Товарны чамалы гына калдыру. Багаж чамалы күренү 2. с. мәгъ. 1) Билгеле бер күләм, микъдар, зурлык тирәсендәге, шул чамада булган. Кеше башына унбишәр кадак чамалы әйбер тиде. Г.Ибраһимов. Күләм-сыешлыклары белән чәй тәлинкәләре чамалы гына, ике тәлинкәсе ап-ак калайдан. А.Хәсәнов 2) Түбән сыйфатлы, начар; сыйфаты тиешле дәрәҗәдә булмаган. Котылуын котылды, әмма моның ни өчен шулай эшләгәнен бөтен авыл халкы белгән, һәм бу хәл Хәнәфинең болай да бик чамалы авторитетына тагын бер кат суккан иде. В.Нуруллин. Мөхәммәт ханның кәефе чамалы чак. В.Имамов 3. хәб. функ. 1) Начар булу; кимчелекле. Бик илтер идем, ләкин утын дигән нәрсә үзебездә дә бик чамалы: салам-солам, куак-чыбык ягып кына көн күрәбез. В.Нуруллин. Акылы да, хәтере дә чамалы. А.Гадел 2) Бердәй, тиң. Үзе буйга минем чамалы – сигез-тугыздан артык булмас. Г.Ибраһимов |