ЧАМАЛА’У ф. 1) Берәр әйбернең күләмен, микъдарын, авырлыгын, озынлыгын һ.б.ны якынча билгеләү. Ул ташның авырлыгын чамалады да кизәнеп җибәрде. А.Азимов 2) Якынча аңлау, белү, сизенү. Алар Ихласны танымасалар да, тавышы көрлегеннән бу якның хуҗасы икәнен чамаладылар. А.Гыйләҗев // Шулай булырга тиеш дип уйлау, уйлап карау, фаразлау. Комарлы уеннардагы кебек, монда да уңай һәм уңайсыз (кулай һәм кулай булмаган) шансларны чамалап карарга --- кирәк. А.Тимергалин 3) Исәпләү, ниятләү. Син дә йорт кузгатырга чамалыйсың дип ишетәм. А.Гыйләҗев 4) Игътибарлы булу, уяу, абай булу, уйлап эш итү. Чамалап йөрегез инде, егетләр. А.Гыйләҗев 5) Чара эзләү, әмәлен табарга тырышу, җаен табу. Бар, тизрәк Усыга кайт та әтрәт алып килү җаен чамала! В.Нуруллин 6) сөйл. Куллану, тоту. Токмачың булса, әллә берәр тәлинкәсен чамалаган булыр идем. А.Гыйләҗев Чамалап алу Тиз арада чамалау. Ә менә хәзер, әнисе дә аның хәлен чамалап алгач, аңа бик кыен, оят булып китте. В.Нуруллин. Фәләховның нинди аң, кайсы як тарафдары икәнен чамалап алу бик читен эш иде. А.Хәлим Чамалап бару Даими күзәтеп чамалау. Бүгенге татар шигъриятен укып, аның үсеш тенденцияләрен белеп, чамалап баручылар шагыйрь Зиннур Мансуров иҗатының --- аерылып торуын төшенәләр булыр. Б.Рәхимова Чамалап бетерү Кирәк кадәрле, тиешле дәрәҗәдә чамалау. Мөхәррирнең бары тик мөдир кушканны гына үтәгәнлеген чамалап бетермәгәнмен. Г.Гомәр. Хәлим үзенең кайда икәнен дә чамалап бетерми инде. Г.Гыйльманов Чамалап җиткерү к. чамалап бетерү. Инде бер аягы белән чыгып бара, икенчесе бу якта калган, ә һаман да кая киткәнлеген чамалап җиткерми. Ф.Яхин Чамалап йөрү Мөмкин булыр дип санау, өметләнү. Ата кеше улының күңеле кемгә төшкәнен алдан ук чамалап йөргән, ахрысы. В.Нуруллин Чамалап калу Шулай да Өлфәт шигырьнең авторын һәм беренче юлын чамалап калды. А.Тимергалин Чамалап килү Күптәннән, электән чамалау. Чынлап та, Фәнис күптән чамалап килә инде, төнгә каршы табигать кискен үзгәрә икән: кар карая, ә төн агара, яктыра... Г.Гыйльманов Чамалап кую Алдан чамалау. Көндез үк бер җайлы урын чамалап куйган идем. А.Гыйләҗев Чамалап тору Әле, хәзер чамалау. Яңгыр яварга чамалап тора. Г.Ибраһимов. Хәзер мин әйтәм: хәзрәт урынына кемнерәк чамалап торасыз? А.Гыйләҗев Чамалый бару к. чамалап бару. Шуңа да ул бәйгене кызыксынып күзәтте, кемнең беләге нык, кемнең биле – чамалый барды. З.Мурсиев Чамалый башлау Чамаларга тотыну. Төш күреп ятсам да, моның чынбарлык булмавын чамалый башладым кебек. З.Мәхмүди. Әфләтүневнең кем һәм нинди малай икәнен чамалый башладыгызмы инде? А.Гыймадиев Чамалый тору Әлегә чамалау. Аннары мин сиңа элек тә, үзең өчен берәр йортны чамалый тор, дип әйткән идем инде. В.Имамов Чамалый төшү Бераз чамалау. Кайсы дингә өстенлек биргәнен ул үзе дә чамалый төшәр иде. Мәдәни җомга |